news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гамил Нур: Армия кешегә мөмкинлекләр бирә

Кешенең дәрәҗәсе арта, ул эшкә керә, акча эшли ала, ди шоумен.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Армиягә барып егет кеше үзенә яңа мөмкинлекләр ача. Шоумен Гамил Нур шундый фикердә. Ул бүген "Татарстан- яңа гасыр" телеканалында күрсәтелә торган "Таяну ноктасы" тапшыруында катнашты. 

"Кешенең дәрәҗәсе арта, ул эшкә керә, акча эшли ала. Шуңа да яшь егетләргә бер шанс бирә", - ди шоумен.

Гамил Нурның фикерен күптән түгел диңгез пехотасында хезмәт итеп кайткан Идел Кыямов та хуплады.

"Хәрби хезмәтне үтәгәндә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләүләрне башкача кабул итәсең. Хәзер исә мин күкрәк кагып, хәрби бурычымны үтәдем, дәүләтемә 1 елымны бирдем",-  диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100