Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гамил Афзалга - 105 ел: елатып елмайта, елмайтып елата
Бүген, 23 майда, күренекле татар шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның тууына - 105 ел.

Шул уңайдан кичә, 22 майда, Әлмәттә «Үткен телле шагыйрь» исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Аны Әлмәт татар драма театры һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән Татарстан Язучылар берлеге һәм нефтьчеләр башкаласының Үзәк китапханәсе оештырды. Катнашучылар арасында Гамил .Афзал исемендәге әдәби премия лауреатлары Алмаз Хәмзин һәм Фәнил Гыйләҗев тә бар иде.
Гамил Афзалның әсәрләре елатып елмайта, елмайтып елата. Бу фикер чараның башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылып барды дисәк тә хакыйкатькә хилафлык китерү булмас. Очрашуга Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге әгъзалары Илүсә Нәбиуллина, Рәмзия Габделхакова, Лилия Фәрхетдинова, Резеда Фәрхетдинова, Зөлфия Сираева, «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе әгъзалары, татар теле укытучылары, китапханәчеләр, Әлмәт медицина көллияте студентлары, «Туган як» тарих клубы, «Татар гаиләсе» иҗтимагый фонды вәкилләре, ветераннар һ.б. килгән иде.
Кичәне Үзәк китапханә хезмәткәре Алсу Хуҗина алып барды. Башта экранда Гамил Афзал исән чагында төшерелгән видео күрсәтелде. Анда ул ничек итеп мәктәпкә укырга барганы һәм халык дошманы баласы, сиңа монда урын юк, дип кире кайтарып җибәргәннәре турында сөйли. Аннары сүз шагыйрьнең оныклары Нурия һәм Наиләгә бирелде. Алар бабаларын онытмаган, аның иҗатына игътибар биреп торган өчен чараны оештыручыларга, килгән тамашачыларга зур рәхмәтләрен белдерде.
Әлмәт татар драма театры артистлары Алмаз Шаһимәрдәнов, Раушания Фәйзуллина, Гөлнара Вәлиева шагыйрьнең әсәрләреннән торган композиция уйнап күрсәтте. Алга таба тамашачыларның игътибары янә экранга юнәлде, бу юлы архив видеоязмасында Гамил Афзал турындагы истәлекләре белән Гәрәй Рәхим һәм Рабит Батулла бүлеште. Сүз уңаеннан, кичә Актанышта узган юбилей чараларында Рабит Батуллага Гамил Афзал исемендәге әдәби премия тапшырылды.
Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр шагыйрь иҗаты белән кечкенәдән таныш булуы турында сөйләде.
«Без әти белән бик дус идек, ул мине үзеннән беркая да калдырмыйча йөртә торган иде. Әмма миңа биш яшь чакта ул үлеп китте. Олылар әти турында сөйли башласа, мин гел колагымны торгызып тыңлый идем. Кемдер аның Гамил Афзал иҗатын бик яратуы турында сөйләде. Әһә, минәйтәм, әти яраткач, шәп шагыйрь булырга тиеш, дип мин дә аны укый башладым. Беләсезме, шагыйрьләр генә түгел, һәр иҗат кешесе, миңа калса, үзенең тормыш юлында йә тәмуг чигенә кадәр төшә, йә оҗмахка кадәр менә. Гамил Афзал турында сөйләгәндә, әлбәттә инде, аны мәктәптән борып кайтарулары, сәламәтлеге белән бәйле авыр хәлләре, шигырьләрен күтәреп беренче мәртәбә Казанга килгәч үпкәләтеп кайтарып җибәрүләре — болар барысы да шул тәмуг чигендә йөрүгә тиң түгелмени? Ә инде уңышлы метафора табу, кызыклы чагыштыру куллану, китаплар басылып чыгу, укучылар белән очрашу, аларның синең шигырьләреңне кызыксынып тыңлавы, рәхәтләнеп көлүе — болары инде оҗмах бүләкләре белән чагыштырып карарлыктыр, мөгаен», — диде Равил Сабыр.
Аннары сәхнә Казан кунаклары, Гамил Афзал исемендәге премия лауреатлары Алмаз Хәмзин һәм Фәнил Гыйләҗевкә бирелде. Алар шагыйрьнең иҗатларына нинди йогынты ясавы турында фикерләрен җиткерде, үзләренең һәм шулай ук Гамил Афзалның шигырьләрен укыды.
«Бер карасаң, юк кына нәрсәләр турында яза кебек тоела, — диде Алмаз Хәмзин. — Ә ул әсәрләр укучыны шундый шәп тәрбияли икән. Миңа «Чаян» журналында эшләгәндә дә аның кыюлыгы, шаян булуы, юмор-сатирага осталыгы бик нык ярдәм итте. Шул дулкында үскән кеше буларак миңа инде сәхнәдә дә байтак кына шаярырга туры килде, матбугатта да. Ләкин мин беркайчан да шәхесне мыскыл итмим. Кайвакытта язасың, нишләп алай яздың инде, дип киләләр. Шелтә белдермәкче булалар. Бәрәч, минәйтәм, син идеңмени ул? Үзләрен үзләре саталар шулай. Туры бәреп язарга бернинди кыюлык та, осталык та кирәкми. Шагыйрь, сатирик икәнсең, берәүгә дә төртеп күрсәтмичә, рәнҗетмичә генә, тик шулай да төпкә утырта белергә дә кирәк. Гамил Афзал кебек».
«Гамил Афзалны, гадәттә, сатирик шагыйрь дип атыйлар. Тик бу аның бай иҗатының бер өлеше генә. Нигездә, ул үз чорының, милләтебезнең, илнең фаҗигасен, трагедиясен чагылдыручы көчле публицист та, тирән лирик та, фәлсәфәче дә. Аның үз тормыш юлы тоташ драматизм. Соңгы чор иҗатында ул поэзиядә Әлмәт төбәгенең табигатенә һәм кешеләренә дан җырлый. Гамил Афзал премиясенең иясе булу минем өчен үзе бер мәртәбә һәм горурлык», — диде Фәнил Гыйләҗев.
Кичәдә шулай ук 20нче мәктәп укучысы Камилә Хуҗина, «Иҗади процесслар фабрикасы» яшьләр үзәгенең театраль проектлары җитәкчесе һәм остазы, Татарстанның атказанган артисты Наилә Мифтахетдинова, аның укучылары Лилия Хисамиева, Ихсан Кадыйров, язучы Илүсә Нәбиуллина Гамил Афзалның төрле елларда язылган, кайсы көлдерә, кайсы елата торган шигырьләрен укыды.
Язучы Рафаил Төхфәтуллинның улы Рөстәм яшь чакта үзе төшергән кинокадрлар күрсәтте. Анда аның әтисенең туган көне һәм аны котларга килгән Әдип Маликов, Гамил Афзал һәм башка язучыларны күрергә була. Шулай ук экраннан Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевнең Гамил Афзал шигырен сөйләве күрсәтелде. Чара Луиза Якупова, Алмаз Хәмзин, Алмаз Шаһимәрдәнов, Гөлнара Вәлиева башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.
«Гамил Афзал — безнең төбәктә яшәп, иҗат итеп, гомер буе халкыбызга фидакарьләрчә хезмәт иткән, Әлмәт данын югары йөрткән шәхес. Аның турындагы хатирәләрне кадерләп саклау, аның талантын олылау — безнең изге бурычыбыз. Һичшиксез, без үзебезнең якның күренекле кешеләрен барларга, аларның иҗаты белән танышырга һәм халыкка таратырга тиешбез», — диде алып баручы Алсу Хуҗина кичәне тәмамлап.
Шунысын да әйтик, Равил Сабыр, Алмаз Хәмзин һәм Фәнил Гыйләҗев Әлмәтнең 6нчы мөселман зиратына барып, Гамил Афзал каберенә чәчәкләр дә салды.
Резедә Шәмсуллина
ТР Язучылар берлеге матбугат үзәге фотолары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз