Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гамалея үзәге: Covid-19дан «Гамковимаб» препараты июнь аенда ук теркәлергә мөмкин
Гинцбург ирекле ярдәмчеләр катнашында тикшеренүләрнең беренче фазасы инде бу атнада старт алачак, дип аныклады.
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Коронавируска каршы «Гамковимаб» препараты июнь аенда ук теркәлергә мөмкин. Моның өчен ул тикшеренүләрнең беренче фазасын уңышлы гына узарга һәм теркәлүгә рөхсәт алырга тиеш. Бу хакта Н. Ф. Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбургка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Беренче фаза нигезендә өстәмә эффектлар булмаудан соң яки нәтиҗәлелекне раслый торган икенче фаза нәтиҗәләре буенча алыначакмы вакытлыча теркәү — әлегә билгесез, — дип аңлатты белгеч. — Беренче фаза нәтиҗәләре буенча алынса, бу эш 2,5 ай дәвам итәр, дип өметләнәм. Ул чакта препарат июньдә теркәлергә мөмкин».
Гинцбург ирекле ярдәмчеләр катнашында тикшеренүләрнең беренче фазасы инде бу атнада старт алачак, дип аныклады. Препарат йөздән артык кешегә кертелер дип планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз