news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гамәлдә булу вакыты чыга торган машина йөртү таныклыклары тагын өч елга озайтылачак

Гамәлдә булу вакыты чыга торган машина йөртү таныклыклары тагын өч елга озайтылачак
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Россиядә машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булу вакыты автомат рәвештә озайтылак. Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә автомобиль хуҗаларына шул хакта искәрттеләр.

Гамәлдә булу вакыты 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәрге чорда чыга торган яки инде чыккан машина йөртү таныклыклары өч елга озайтыла.

Бу автомат рәвештә башкарыла, имтихан алу бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкми, шулай ук машина йөртү таныклыгы бланкын алыштыру ихтыяҗы да юк.

Мондый машина йөртү таныклыклары бары тик Россия Федерациясе территориясендә генә тиешле категорияләр һәм тар категорияләрдәге транспорт чаралары белән идарә итү өчен яраклы, дип яза «Татар-информ».

news_right_1
news_right_2
news_bot