news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гамәлдә булган барлык лифтларның республика буенча 8 процентын куллануда тыярга мөмкиннәр

Күп фатирлы 2368 торак йортта 10254 лифт халыкка хезмәт күрсәтә, шуларның 2200е тагын 2 елдан үзенең 25 еллык кулланылыш срогына җитәчәк

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта Татарстанда күп фатирлы 2368 торак йортта 10254 лифт халыкка хезмәт күрсәтә (алар барлыгы – 10361), шуларның 2200е тагын 2 елдан үзенең 25 еллык кулланылыш срогына җитәчәк. Эшләтеп җибәрелгәннән соң 25 елы тулгач, лифтка сәнәгать куркынычсызлыгы экспертизасы ясалырга тиеш, әгәр аның торышы яхшы булса, ремонт ясап, тагын «гомерен» 3 елга арттырып була.

Аерым алганда, лифт хуҗалыгы республиканың 9 шәһәренә карый: Казандагы 1457 йортта 5289 лифт бар, Түбән Каманың 381 йортына 1326 лифт хезмәт күрсәтә, Чаллыда 236 йортта – 2719, Әлмәттә 141 йортта - 448, Яшел Үзәндә 60 йортта 167 лифт исәпләнә һ.б.

Былтыр Татарстанда 248 лифт (кулланылыштагы барлык лифтларның 2,4 проценты) алыштырылган булса, быел - 432се (4,2 проценты). Шулардан узган елны Казанда 198 (3,7 процент) лифт алыштырылган, быел планда - 240 (4,5 процент) һәм шул тәртиптә Чаллыда – 21 (1 процент) һәм 144 (5,3 процент), Түбән Камада – 16 (1,2 процент) һәм 9 (0,7 процент), Лениногорскида – 9 (25 процент) һәм 11 лифт (30,5 процент) һ.б. 

Хәзерге вакытта гамәлдә булган барлык лифтларның республика буенча 8 процентын куллануда тыярга мөмкиннәр, Түбән Каманың – 17, Чаллының – 10, Казанның – 6 процентын.  

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда торак фонды, социаль өлкә объектлары һәм торак-коммуналь хуҗалыкларның 2009/2010 елга җылыту сезонына әзерлек һәм лифтлар фондының торышы мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән брифингта «Ростехнадзор» - Экологик, технологик һәм атом-төш күзәтчелеге федераль хезмәтенең ТР буенча техник һәм экологик күзәтчелек буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Приданников шундый мәгълүматлар китерде.

Аның сүзләренчә, республикада җәелдерелгән күп фатирлы йортларда адреслы капиталь ремонт ясау программасы буенча 2008-2009 елларда 1039 лифт алыштырылган һәм модернизацияләнгән. Быел 640 лифтны төзекләндерү планлаштырылган булган, шул исәптән 533е алыштырылырга һәм модернизацияләнергә, 107сенә капиталь ремонт ясап торгызу эшләре башкарылырга тиеш. 12 октябрьгә алынган белешмә буенча, шушы 640 лифтның 638ендә төзекләндерү эшләре төгәлләнгән, «Ростехнадзор» 612сен кабул иткән һәм кулланылышка рөхсәт биргән. Техник күзәтчелек эшләре барышында исә еш кына лифт җиһазларының механик тузу, лифтлар ватылмый эшләвенә йогынты ясый торган техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясауның сыйфаты канәгатьләнерлек булмау, лифттан кулланучыларның кабинаны ватарга маташу очраклары ачыклана.
 
Брифингта катнашкан ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Раузил Хаҗиев: «Ләкин цивилизация биргән шушы уңайлыктан сакчыл куллану сорала, чөнки аларның берсе генә дә 1 миллион сум тора. Дөрес, җитештерүчеләр белән тыгыз элемтәдә торабыз, тәкъдимнәребезне җиткерәбез. Мәсәлән, ватып-җимереп булмый яисә борып алгач та башка җайланмага куеп кулланып булмый торган детальләр куллану кебек киңәшләребез булды», - диде. Ни генә әйтмик, кулланучылар лифтларга, үзләренең торакларына сакчыл булсын иде, алар барысы да кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртуны максат итеп ясалган лабаса, дип өндәде Р.Хаҗиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100