news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галлоуэй: Казандагы БРИКС саммиты дөнья тарихында борылыш мизгеле булырга мөмкин

22-24 октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммиты дөнья тарихында борылыш мизгеле булырга мөмкин. Бөекбританиядән сәясәтче, язучы һәм журналист Джордж Галлоуэй шулай дип саный.

БРИКС, илләр берләшмәсе буларак, үзе үк мөһим, әмма геосәясәттә иң мөһим вакыйга нәкъ менә БРИКС әгъзасы булган дәүләтләр башлыкларының Казанда очрашуы булачак, дип билгеләп үтте ул. Бу вакыйга кешеләр хәтерендә изге максатка ирешү – тагы да гаделрәк дөнья тәртибенә ирешү чарасы буларак калачак, дип китерә «Известия» газетасы спикер сүзләрен.

Көнбатыш җиңәргә һәм бөтенесен үзенеке итәргә тели, ә БРИКС киресенчә бу сәясәт белән көрәшә, дип аңлатты ул. Берләшмә әгъзасы булган илләрнең лидерлары дөнья проблемаларын халыкара аренаның күпчелек уенчылары өчен отышлы итеп хәл итәргә тели.

Өстәвенә, БРИКСка кушылырга теләүче илләр тулысынча берләшү процессына кушылачак һәм нәтиҗәдә дөньядагы кешеләрнең күпчелеге берләшмә әгъзасы булачак, дип саный Галлоуэй.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин БРИКС — ул көнбатышка каршы берләшмә түгел, һәм ул гомумән үзен кемгә дә булса каршы куймый, дип белдерде. Россия лидеры сүзләренчә, БРИКС әгъзалары бары тик бер-берсе белән мөнәсәбәтләрен үзара хөрмәт белән һәм бер-берсенең мәнфәгатьләрен исәпкә алып төзергә омтыла.

Исегезгә төшерик, Россия дәүләте башлыгы ТР башкаласына 21 октябрьдә килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100