news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Галия» мәдрәсәсе юбилеена әзерлек

«Галия» мәдрәсәсе юбилеена әзерлек

(Уфа, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда киң билгеле «Галия» мәдрәсәсе оештырылуга 100 ел тулуны тантаналы билгеләүгә әзерлек эшләре башлана.

Күпләргә мәгълүм булуынча, «Галия» мәдрәсәсе бинасы татар байлары ярдәмендә, Уфа үзәгендә 1906 елда төзелә һәм эшли башлый. Дини сабаклар белән бергә тирән дөньяви белем дә бирүче бу данлыклы уку йортында бихисап татар һәм башкортлар гына түгел, ә башка төрки халыклар вәкилләре дә төпле белем алып чыга һәм күренекле кешеләргә әверелә.

Башкортстан Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлегенең чираттагы утырышында «Галия» мәдрәсәсенең 100 еллык юбилеен югары дәрәҗәдә билгеләү мәсьәләләре тикшерелде. Чыгыш ясаучылар «Галия» мәдрәсәсенең төрки халыклар тарихында уйнаган зур ролен югары бәяләп, аның түгәрәк юбилеен лаеклы оештыру тәңгәлендә үз тәкъдимнәрен әйтте. Соңгы елларда данлыклы мәдрәсәнең тарихын җентекле өйрәнү юнәлешендә байтак игелекле эшләр башкарылды, фәнни хезмәтләр язылды. Утырышта катнашучылар шуларны туплап бер калын гына китап чыгаруның максатка ярашлы булуын ассызыклады. Профессор Рушан Галләмов исә киләсе ел башында Уфада, Татарстаннан да күп кенә галимнәрне чакырып, «Галия» мәдрәсәсе тарихына һәм анда белем алган атаклы шәхесләребезгә кагылышлы зур фәнни-гамәли конференция үткәрү кирәклеген әйтте. Әлеге тәкъдимне һәммә кеше хуплады һәм конференциягә кагылышлы уй-фикерләре белән дә бүлеште.

Утырышта чыгыш ясаучылар шулай ук Башкортстан югары һәм урта уку йортларында, мәктәпләрдә, гимназияләрдә «Галия» мәдрәсәсе тарихына кагылышлы күргәзмә почмаклар әзерләүнең һәм юбилей кичәләре, ачык дәресләр оештыруның кирәклегенә дә басым ясады. «Галия» мәдрәсәсендә бүгенге көндә Россия Ислам университеты урнашкан. Юбилей алдыннан анда яшьләр өчен дә, Уфа кунаклары өчен дә танышу сәяхәтләре оештыру яхшы булыр иде, диде кайбер чыгыш ясаучылар. Бу фикер белән дә күпләр килеште һәм сәяхәткә килүчеләр өчен данлыклы мәдрәсәнең тарихын яктырткан буклетлар әзерләргә кирәк дигән тәкъдимен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot