news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галия Кайбицкая исемендәге музейга тальян гармун белән радиоалгыч бүләк иткәннәр

Ачык күргәзмә 31 сентябрьгә кадәр дәвам итә һәм ул эшен музыка уен кораллары парады белән төгәлләячәк.

Галия Кайбицкая исемендәге музейга тальян гармун белән радиоалгыч бүләк иткәннәр
kaibicy.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/galiya-kaybitskaya-isemendge-muzeyga-talyan-garmun-beln-radioalgych-blk-itknnr

(Кайбыч, 23 август, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Галия Кайбицкая исемендәге музейда эшләүче музыка уен коралларының ачык күргәзмәсе яңа экспонатлар белән тулылана бара. Бу хакта музей директоры Чулпан Камлиева хәбәр итте. Бу турыда җирле басма яза.

Федоровское авылында яшәүче Фәридә апа Гыймадиева төзек хәлдәге җиз телле тальян гармун һәм “Сириус-316” маркалы колонкалы радиоалгыч бүләк итте. Әлбәттә, әлеге уен коралларының һәркайсы гаиләнең үзе өчен дә кадерле. Тальян гармунны Фәридә апаның ире Ингел абый әле яшүсмер чагында беренче хезмәт хакына алган. 

Ә патефонлы радиоалгыч – гаиләнең олы улы, Үзбәкстандагы милли чуалышлар корбаны Илфат истәлеге…

Фәридә апа музейга бүләк иткән кадерле ядкарьләр – әнисе Маһикамал апа тукыган тастымал белән чиккән сөлге дә музейда үз урынын тапты.

Исегезгә төшерәбез, ачык күргәзмә 31 сентябрьгә кадәр дәвам итә һәм ул эшен музыка уен кораллары парады белән төгәлләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100