news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимова: Зооботаника бакчасы туристларны җәлеп итәргә тиеш

Казан зооботаника бакчасы Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны тагын бер җәлеп итү ноктасына әверелергә тиеш. Бу мәсьәлә хакында бүген республика рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин әйтте, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Галимова үзенең Telegram-каналында Миңнеханов һәм Метшинның зооботаника бакчасында төшерелгән фотосын урнаштырды.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot