Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Галимова: ЮХИДИ штрафлары өчен ташламаны иминлек хакына гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителде
Быелның 11 аенда юлларда 341 татарстанлының гомере өзелгән, 529 кеше юл хәрәкәтен бозучылар тарафыннан зыян күргән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларга ташламаны республикада яшәүчеләрнең иминлеге хакына гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта белдерде.
«50 процентлы ташлама бюджетны тулыландыру өчен кертелгән иде. Әлеге норманы кабул иткәндә, беркем дә аның куркынычсызлыкны күздә тотуын исәпкә алмады. Президент исә, киресенчә, кешеләр җаваплылык хисе тойсын өчен әлеге ташламаны гамәлдән чыгарырга кирәклеген әйтә», - диде Галимова.
Ул кешеләрнең иминлегенә бәйле мәсьәлә республика Президентының даими игътибар үзәгендә булуын искәртте. Хокук саклау органнары аналитикасы (Рөстәм Миңнеханов аның белән атна саен таныша) Президентка штрафлар турындагы мәсьәләне бөтен кискенлеге белән куярга нигез булып тора.
Лилия Галимова, ТР ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына таянып, быелның 11 аендагы статистиканы китерде. Аннан күренгәнчә, юлларда 341 татарстанлының гомере өзелгән, 529 кеше юл хәрәкәтен бозучылар тарафыннан зыян күргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз