Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимова Татарстанның Лисичанск шәһәрен шефлыкка алуы турындагы мәгълүматка аңлатма бирде
Массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасының Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәрен шефлыкка алачагы турында хәбәр чыкты. Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова бу мәгълүматка карата аңлатма бирде.
«Элегрәк тә әйтүебезчә, республика беркайчан да ярдәм күрсәтүдән читтә калмады. Татарстан [Донбасстан] 1800гә якын мәҗбүри күченүчене кабул итте, системалы рәвештә гуманитар ярдәм күрсәтелә, хәзерге вакытка 600 тоннага якын, һәм башка ярдәм, республикадан ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә дә, шул исәптән ЛНРдан да», – дип белдерде Лилия Галимова.
«Әгәр нинди дә булса яңа рәсми карарлар кабул ителсә, без хәбәр итәрбез», – дип өстәде агентлыкның әңгәмәдәше.
Лисичанскка Татарстанның ярдәм күрсәтә башлаячагы турында элегрәк шәһәр мэры вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Скорый сөйләгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз