news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимова: Умартачылык идарәсенең ябылуы төбәктәге умарталыкларга зыян китермәячәк

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республикада Аквакультура һәм умартачылык идарәсенең ябылуы төбәктәге умарталыкларга зыян китермәячәк. Бу мәсьәлә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова бу хакта журналистлар белән очрашуда сөйләде.

«Бал кортлары яклаусыз калмый. Профильле тулы бер министрлык бар, ул бу мәсьәлә белән дә шөгыльләнә. Әлеге идарәне бетерү умартачылык белән бәйле хәлгә берничек тә йогынты ясамаячак. Бу структура министрлык функцияләрен кабатламасын өчен бетерелде», — дип аңлатты Галимова.

Моңа кадәр Татарстан Хөкүмәте «Татарстан Республикасы аквакультура һәм умартачылык идарәсе» дәүләт бюджет идарәсен бетерү турында карар кабул иткән иде. Документ нигезендә, ике атна дәвамында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ликвидация комиссиясен төзергә, учреждениене бетерү тәртибен һәм вакытын билгеләргә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot