news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова: Татарстан үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыга башлый

Барлык санитар-эпидемиологик куркынычсызлык таләпләрен үтәгәндә йомшарту чаралары булырга мөмкин.

Галимова: Татарстан үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыга башлый
архив/Владимир Васильев

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан Республикасы үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыгуның беренче этабында тора. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Республика хәзерге санитар-эпидемиологик вазгыятьтән чыгып, үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыгу планын әзерли. Без хәзер баш санитар табиб (Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова - Т-и иск.) әйткән беренче этапта торабыз. Сез беләсез, акрынлап Татарстан Республикасы Президенты карары белән Хөкүмәт карарга үзгәрешләр кертте, аерым категорияләргә йөгерүгә чыгу мөмкинлеге бирде», — диде ул.

Исегезгә төшерәбез, кичә РФ Президенты Владимир Путин катнашында узган киңәшмәдә Роспотребнадзор башлыгы үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан этаплап чыгу планын тәкъдим итте. Беренче этапта россиялеләргә спорт белән шөгыльләнүне һәм балалар белән йөрүне рөхсәт итә алалар, ләкин дистанцияне үтәүне исәпкә алып.

Галимова, планны эшләгәндә, Рөстәм Миңнеханов: «барлык йомшарту чаралары бары тик бер генә очракта булырга мөмкин, барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлергә тиеш», — дигән бурыч куйды. Монда кибетләрдә, җәмәгать транспортында битлекне мәҗбүри кию, дистанцияне үтәү һәм башкалар керә.

«Республика планы якын көннәрдә игълан ителәчәк. Башта ул ТР Президенты тарафыннан килештерелергә тиеш. Ул һәр пункт буенча тәкъдим ителгән нигезләүне  карый», - диде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100