Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимова: Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча Идел буенда әйдәп бара
Республикада тулай авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы кече хуҗалык формаларына туры килә.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында әйдәп бара. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә тармакның алдагы үсеше һәм перспективалары хакында фикер алышачаклар. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашындагы брифингта шулай дип белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, коллегия башланыр алдыннан республика Президенты ведомство автомобильләрен тапшыруда катнашачак, шулай ук зур масштаблы тематик күргәзмә белән танышачак.
«Татарстан тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча Идел буе федераль округында беренче урында бара. Республика округта авыл хуҗалыгы җирләренең 10 проценттан азрагын били һәм биредә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең 15 проценттан артыгы аның өлешенә туры килә. Узган елдагы якынча нәтиҗәләр буенча, Татарстан тулаем алганда Россия төбәкләре арасында сөт җитештерү буенча – беренче, бәрәңге үстерү буенча икенче урынны били», - дип искәртте Галимова.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада тулай авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы кече хуҗалык формаларына туры килә, төбәк аларга актив ярдәм күрсәтә.
«Биредә 470 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 меңнән артык крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 145 куллану кооперативы турында сүз бара», - дип сүзен төгәлләде Лилия Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз