news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова: Россия Президенты куйган бурычлар Татарстан министрлыклары эшенә кертелгән

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Россия Федераль Җыенына юллама белән чыгыш ясады.

Галимова: Россия Президенты куйган бурычлар Татарстан министрлыклары эшенә кертелгән
архив/Яков Абрамов

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россия Президенты Владимир Путин Россия Федераль Җыенына юлламасында куйган барлык бурычлар Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары эшенә кертелгән. Шулай ук әлеге бурычлар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов контролендә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Россия Президенты тарафыннан куелган барлык бурычлар да безнең министрлыкларга һәм ведомстволарга кертелгән», – диде Лилия Галимова. Аның сүзләренчә, Владимир Путин әйткән социаль ярдәм чаралары республика хакимияте органнары өчен өстенлекле булып тора.

«Россия Президенты куйган бурычлар арасында төбәкләр дәрәҗәсендә күп балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм итү каралган. Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тиешле йөкләмәләр бирелде. Бүген Татарстанда 34 меңнән артык күп балалы гаилә яши. Аларга ярдәм итү өчен чаралар комплексы кабул ителгән», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Торак-коммуналь хезмәтләр һәм 6 яшькә кадәр дарулар сатып алу өчен субсидияләр, балаларга җәмәгать транспортында йөрү өчен айлык түләүләр турында сүз бара, дип ачыклык кертте ул. «Татарстан Президенты указы буенча түләүләрдән тыш, берьюлы өч яки күбрәк бала туган очракта өстәмә рәвештә һәр балага 10 мең сум күләмендә бервакытлы түләү каралган.

Шулай ук Татарстан Президенты карары белән 2018 елдан авылда яшәүче 29 яшькә хатын өченче баласын тапканда бервакытлы 100 мең сум ала. Моннан тыш, бушлай җир участоклары бүлеп бирү буенча эш бара», – диде Казан Кремле вәкиле. Лилия Галимова сүзләренчә, Татарстанда медицина һәм мәгариф кебек мөһим юнәлешләренә кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелә.

«Татарстан Президенты тарафыннан Сәламәтлек саклау министрлыгы, югары уку йортлары һәм муниципаль берәмлекләре башлыкларына авылларда һәм кече шәһәрләрдә кирәкле кадрларга кытлыкны бетерү бурычын куйды. Россия Президенты юлламасында искә алынган «Земский доктор» программасы буенча Татарстанда соңгы 5 елда авылларга 551 табиб җәлеп ителгән», – диде Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100