news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова: Республика ишегалларында балалар мәйданчыклары, асфальт һәм ут җитми

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында Татарстанда барлык күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү планлаштырыла.

Галимова: Республика ишегалларында балалар мәйданчыклары, асфальт һәм ут җитми
архив

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). «Безнең ишегалды» программасы кысаларында үткәрелгән анкета нәтиҗәләре Татарстан халкының ишегалларында юлларны һәм тротуарларны асфальтлауны өстенлекле дип санавын, әһәмиятлелеге буенча икенче урында – балалар мәйданчыклары төзелешен күрсәтте. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Анкеталарда өстенлеккә карап 1-10 шкала буенча бәя бирергә кирәк булган кайбер эшләр язылган иде. Бүгенге көндә юлларга һәм тротуарларга асфальт салу 6,57 балл тәшкил итә», – дип сөйләде Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, мөһимлеге буенча икенче урында – балалар өчен уен мәйданчыклары урнаштыру, өченче урында - йорт яны территорияләрен яктырту.

«Бу Татарстан буенча уртача күрсәткеч. Һәр 18 район халкының бәяләре аерылып тора. Төрле районнарда яшәүчеләр төзекләндерүнең төрле төрләрен өстенлекле дип билгеләгән», – дип аңлатты Лилия Галимова.

  • Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яңа «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыра башлау турында игълан итте. Аның кысаларында барлык күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү планлаштырыла. Бу максатларга 50 млрд сум тирәсе акча каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100