news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лилия Галимова Уханьда пилотсыз таксины сынау турында сөйләде

Лилия Галимова Уханьда пилотсыз таксины сынау турында сөйләде
ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова
Фото: Лилия Галимованың MAX каналы

ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Кытайның Ухань шәһәренә сәфәре барышында пилотсыз такси технологиясен сынау турында сөйләде.

«Ухань - пилотсыз таксилар гамәлгә кертү буенча Кытайда лидер шәһәр. Бу хакта белгәч, технологияне зур шәһәр шартларында сынап карарга булдык», - дип язган Галимова үзенең MAX каналында.

«Ухань - салонда йөртүчедән башка роботаксины коммерцияле эксплуатацияләү рөхсәт ителгән Кытайның иң зур мегаполисы. Соңгы рәсми мәгълүматлар буенча, шәһәрдә 400дән артык роботакси эшли», - дип өстәде ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе.

Татарстанда «Яндекс» пилотсыз автомобильләрен сынау буенча эксперимент 2018 елда Иннополиста республика җитәкчесе ярдәме белән башланган иде. IT-компаниянең пилотсыз автомобиле беренче тапкыр 2023 елның октябрендә Казанның иярчен-шәһәре территориясе буйлап салонда сынаучы-йөртүчедән башка гына хәрәкәт итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot