news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лилия Галимова юл-патруль хезмәткәренең Казанда әбигә юл аша чыгарга булышуын күрсәтте

ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова МАКС мессенджерындагы рәсми каналында АСЕАН саммиты вакытында юл-патруль хезмәте вәкилләренең эшенә багышланган пост урнаштырды.

Галимова белдергәнчә, АСЕАН участокларының берсендә иминлекне тәэмин итүче юл-патруль хезмәте вәкиле машиналар хәрәкәтен туктаткан һәм әбигә юл аша чыгарга ярдәм иткән.

«Кунакчыл Казанга рәхим итегез!», - дип язган ул.

Видео: Лилия Галимованың МАКСтагы рәсми каналы

news_right_1
news_right_2
news_bot