news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимова Миңнехановның кызыклы каска киеп төшкән фотосын күрсәтте

Галимова Миңнехановның кызыклы каска киеп төшкән фотосын күрсәтте

ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында Рөстәм Миңнехановның Питрәч районына сәфәре вакытында төшерелгән фотосын күрсәтте.

Фотода Миңнеханов «Кулонэнергомаш» ҖЧҖ заводы җитештерә торган продукция белән таныша. Әлеге предприятие тимер-бетон эшләнмәләр заводлары һәм авыл хуҗалыгы тармагы өчен җайланмалар, корыч кою продукциясе һәм чуеннан әйберләр ясый, шулай ук газ, нефть, нефть химиясе һәм сәнәгатьнең башка тармаклары объектлары өчен җайланмалар проектлый һәм җыя.

ТР Рәисе башына «Мин яратам сине, Татарстан» дип язылган ак каска кигән.

«Минут саен Татарстан турында уйлаганда», – дип язган Галимова.

news_right_1
news_right_2
news_bot