Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Галимова Миңнехановның «Ике Кремль» фестивалендә финишка килүе сурәтләнгән видео күрсәтте
ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Telegram-каналында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Ике Кремль» мотофестивалендә финишка килүе сурәтләнгән видеоязма урнаштырды.
Видеода республика җитәкчесенең «Урал» мотоциклыннан төшүе һәм шлемын салуы сурәтләнгән.
«Килеп җитте! Рөстәм Миңнеханов һәм 1500 мотоциклчы «Ике Кремль» мотофестивалендә финишка килде», – дип язган Галимова видео астына.
«Ике Кремль» мотофестивале Казан өчен Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм иткәндә традицион вакыйгага әверелде. Ул инде җиденче тапкыр уза һәм анда катнашучылар саны елдан-ел арта.
t.me/galimovatatarstan видеосы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз