Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Галимова Миңнеханов, Шәймиев һәм Мөхәммәтшинның Пушкин һәйкәле янындагы фотосын күрсәтте
Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәле янында төшкән фотосын урнаштырды.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды.
Скульптор Надежда Вентцель иҗат иткән һәйкәл 1956 елда Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрының ян фасадындагы экседрада (ярымтүгәрәк уем) урнаштырылган. Башта скульптура бетоннан ясалган булган, әмма 2005 елда аны бронзага алыштырганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз