news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова: Министрлар Кабинетында Миңнеханов тәкъдиме нигезендә битлек режимы саклана

Татарстан Министрлар Кабинетында коронавирус инфекциясен кисәтү өчен барлык чаралар да үтәлә. Әйтик, киңәшмәләр вакытында барлык катнашучылар да, инфекция йоктырмас өчен, битлек режимын саклый. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Бездә кичә республика Иминлек советы утырышы булды, әлеге киңәшмәдә катнашучылар битлектән иде. ТР Президентының битлек кию турындагы тәкъдимен барысы да тайпылышсыз үти», – дип искәртте Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый саклану чаралары ковид йоктыручыларның яңадан артуына юл куймас өчен кирәк.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ябык бүлмәләрдә кешеләр тыгыз аралаша торган хезмәт коллективларында битлек режимын активлаштырырга кушкан иде. Ул шулай ук вакцинация эшен дәвам итүнең әһәмиятен искәртте.

Соңрак шәһәр һәм район хакимиятләренең битлекләргә кире кайта башлавы турында билгеле булды. Чаллы һәм Әлмәт башлыклары үз хезмәткәрләренә гражданнарны кабул иткәндә шәхси саклану чаралары кулланырга кушкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100