news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимова: Малайзия короле Aurus лимузинын Татарстанда ук караган иде

ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова МАКС каналында хәбәр иткәнчә, Малайзия короле Солтан Ибраһим Россиядә җитештерелә торган Аurus лимузинын Татарстанда ук караган иде.

«Чынлыкта ул аны Татарстанда ук карады», - диелә постта.

Малайзия короле Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан тантанада булды, дип хәбәр итә РИА Новости. Солтан Ибраһим үзенең Facebook* битендә лимузинга ия булу Малайзия белән Россия арасындагы тыгыз мөнәсәбәтләрне һәм нык дуслыкны гәүдәләндерүче аерым бер хөрмәт буларак карала, дип хәбәр итте. Лимузинны монархка тапшыру тантанасы Россия башкаласында «Махсус билгеләнештәге гараж» музеенда узды.

* Meta эшчәнлеге (Facebook һәм Instagram социаль челтәре) Россиядә экстремистик буларак тыелган

news_right_1
news_right_2
news_bot