news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Галимова мәктәпләрдә Татарстан гимнын уйнату мөмкинлеге турында аңлатты

Яңа уку елыннан Россия гимнын мәктәпләрдә атна саен уйнату турында федераль карар кабул ителде. Шулай ук республикада мәктәп укучылары өчен Татарстан гимнын уйнату мөмкинлеген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм уку йортлары, ата-аналар бергәлеге үзләре хәл итәргә хокуклы. Бу хакта журналистларга ТР Президенты матбугат хезмәтенең җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Мондый инициативаларны өстәмә кертү буенча уку йортлары ата-аналар бергәлеге белән бергә фикер алышырга тиеш <…> Профильле министрлык бу мәсьәләне карап бетерергә, укытучылар, ата-аналар бергәлеге белән киңәшләшергә тиеш. Сүз өстәмә сораулар турында бара, ә федераль карар кабул ителгән һәм 1 сентябрьдән бөтен илдә гамәлгә ашырылачак», - диде Галимова.

Лилия Галимова искәрткәнчә, инициатива үзе ниндидер яңалык түгел, ул мәктәптә укыган вакытта да актив кулланылган. 

«Мисал өчен, мин гимнны мәктәптә өйрәндем. Белем бирү учреждениесе яңа белем алу урыны булып тора, шул исәптән тарих, дәүләт символикасы һәм атрибутикасы өлкәсендә дә», - дип йомгаклады Лилия Галимова. 

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә атна саен дәүләт гимнын башкарачаклар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100