news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимова Кырым Россиягә кушылу көне уңаеннан архив видео күрсәтте

ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында Кырым һәм Севастополь Россиягә кушылу көненә багышланган видеоролик урнаштырды.

«Бу 11 ел элек. Архив кадрларда Рөстәм Миңнехановның 2014 елның март ае башында Кырымга беренче сәфәре. Һәм ун ел узгач», - диелә хәбәрдә.

Архив видеокадрлар фонында ТР Рәисенең чыгышы да яңгырый.

«Татарстан Республикасы да бу вакыйгаларда катнашты. Әгәр кем дә булса моны ясалма күренеш яки ниндидер акция дип атаса, без шаһитлар. Без Кырым халкының бу карарны (ярымутрауның Россия белән кушылуы турында – Т-и. иск.) ничек кабул иткәнен күрдек. Бу аларның карары иде», - дип билгеләп үтә Миңнеханов.

Кырым Россиягә кушылу безнең ил өчен бик мөһим вакыйга булды, дип өстәде ул.

«Бу тарихи гаделлек. Кырым һәрвакыт Россиянеке булды», - дип ассызыклады республика җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot