news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова: Эш тәҗрибәсе Хәйруллинга элемтә министры вазифасында ярдәм итәчәк

Казан Кремлендә элеккеге Әлмәт мэрының Татарстан Элемтә министрлыгы башлыгы вазифасына билгеләнүенә аңлатма бирделәр.

Галимова: Эш тәҗрибәсе Хәйруллинга элемтә министры вазифасында ярдәм итәчәк
архив/Яков Абрамов

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы булып эшләү тәҗрибәсе Айрат Хәйруллинга Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифасында ярдәм итәчәк. «Татар-информ» корреспондентына Хәйруллинны яңа вазифага билгеләү турында Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

«Айрат Ринат улының биографиясе шул ук элемтә министрлыгында гади хезмәткәр булып эшләгән чордан башлана. Аннары ул Татарстан Мәгълүмати технологияләр үзәгендә зур эш тәҗрибәсе алды - ул генераль директор урынбасары булып эшләде. Аннан инфокоммуникацияләр мәсьәләләрен контрольдә тоту өчен Министрлар Кабинетына чакырылды.

Шулай ук районда эшләү тәҗрибәсе дә зур. Рөстәм Нургалиевич [Миңнеханов] моңа һәрвакыт игътибар бирә, чөнки район эше — хуҗалык-икътисади эшчәнлек мәсьәләләренә үтеп керергә мөмкинлек бирә торган яхшы мәктәп, база. Рөстәм Нургалиевич фикеренчә, инфокоммуникацион технологияләрдә һәм районда эш тәҗрибәсендә мондый күнекмәләр синтезы бүгенге көндә элемтә министрлыгы алдында торган бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип хәбәр итте Галимова.

Роман Шәйхетдинов Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифасын 2012 елның маеннан башкара. Галимова аның вице-премьер вазифасында калачагын һәм «Иннополис» проектын гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләләрне контрольдә тотачагын сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100