news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова Чаллы халкының Путинга мөрәҗәгатеннән соң булган тикшерүне шәрехләде

Россия Президенты белән туры элемтә вакытында килгән хәбәр буенча Татарстан Тикшерү комитеты тикшерү эше башлады.

Галимова Чаллы халкының Путинга мөрәҗәгатеннән соң булган тикшерүне шәрехләде

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Күп балалы гаиләләр өчен бирелгән җир кишәрлекләрен юллар һәм инфраструктура белән тәэмин итү федераль һәм республика инвестицион программалары буенча бара. Бу эш Яр Чаллының “Подсолнухи” микрорайонында инде башкарыла. Бу хакта “Татар-информ”га Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте.

“Подсолнухи” микрорайоны белән бәйле хәлгә килсәк, гаиләләр күченгән вакыттан алып, бистәне һәм Чаллыны тоташтыручы юл төзелгән. Суүткәргеч төзелгән, электр белән тәэмин итү бар. Юл инфраструктурасы белән тәэмин итү, барлыкка килгән практика буенча – федераль үзәк белән уртак эш кысаларында, инвестицион программаларны тормышка ашыру юлы белән хәл ителәчәк”, - диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү – бик масштаблы программа. Бүгенге көндә Татарстанда күп балалы 56,4 мең гаилә яши. Алар арасыннан 33,2 мең гаилә җир алган. Җирне теркәү белән бергә инфраструктура карарларын тормышка ашыру да башкарыла. Барлык бүленгән җирләрнең 22 меңнән артыгы грунт юллары белән тәэмин ителгән.

“Күп балалы гаиләләр өчен бирелгән җир участокларын инфраструктура белән тәэмин итү федераль һәм республика инвестицион программалары буенча хәл ителә. Татарстандагы барлык участокларны инфраструктура белән тәэмин итү өчен якынча 40 млрд сум кирәк”, - диде Казан Кремле вәкиле.

Баштарак “Владимир Путин белән туры элемтә” тапшыруына килгән хәбәр буенча Татарстанның Тикшерү комитеты тикшерү башлаган иде. Хәбәрдә Тукай районындагы күп балалы гаиләләр яши торган бистәдә юллар һәм тиешле коммуникация булмавы әйтелде.

Татарстан буенча Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова әйтүенчә, җиде ел элек Чаллы шәһәреннән күп балалы гаиләләрнең Тукай районының “Подсолнухи” бистәсеннән җир алуы турында хәбәр ителә. Тик хәзергә кадәр анда юллар да, тиешле коммуникацияләр дә юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100