news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова: Без Донбасстан күчеп китәргә мәҗбүр булган кешеләрне кабул итәргә әзер

Республика штабы бу юнәлештә тиешле эш башкарган инде, күчеп китәргә мәҗбүр булган кешеләрне кабул итү буенча барлык аспектлар җентекләп тикшерелгән.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Республика Донбасстан күчеп китәргә мәҗбүр булган кешеләрне үз территориясендә каршы алырга һәм урнаштырырга тулысынча әзер. Әмма алар утырган тимер юл эшелоны Татарстанга кузгалмаган әле. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашындагы брифингта шулай дип белдерде.

«Эшелонны формалаштыру белән алар кузгалып китәчәк як шөгыльләнә. Безнең бурыч – ярдәмгә мохтаҗ әлеге кешеләрне теләсә кайсы вакытта каршы алырга әзер тору һәм аларга һәрьяклап булышлык күрсәтү. Нигездә, бу - хатын-кызлар һәм балалар», - дип искәртте Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, республика штабы бу юнәлештә тиешле эш башкарган инде, күчеп китәргә мәҗбүр булган кешеләрне кабул итү буенча барлык аспектлар җентекләп тикшерелгән.

«ТР Хөкүмәт штабы әлеге кешеләрне теләсә кайсы вакытта кабул итәргә әзер. Барлык оештыру мәсьәләләре хәл ителде», - дип сүзен төгәлләде Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100