news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова Җәмигъ мәчете проекты турында: Хакимият конкурс комиссиясе эшенә катышмый

Казанда Җәмигъ мәчетенең эскиз проектын эшләү комиссиясендә катнашучылар мөстәкыйль коллегиаль карарлар кабул итәләр. Карарлар республика хакимияте катнашыннан башка гына кабул ителә. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Җиңү яулаячак эскизны әлеге конкурс комиссиясе әгъзалары бары тик коллегиаль карар белән генә сайлап ала. Хакимият бу эштә катнашмый, бернинди теләк, тәкъдимнәр дә бирми. Әлеге комиссия составында булган кешеләр мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итә», – дип аңлатты Галимова.

Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы комиссия карары кабул ителгәннән соң күздә тотыла, дип өстәде ул.

«Татарстан Республикасы Президенты җиңүчеләрне игълан итү процессында катнашачак, жюри аларга үз аңлатмаларын һәм комментарийларын бирәчәк. Комиссия шуның өчен төзелде дә, белгечләр һәм дин әһелләре фикере нигезендә гадел һәм бердәм карар кабул итү өчен», – дип сүзен тәмамлады Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100