news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр Татарстанда дистә еллар эзләгән үсемлекне – төн миләүшәсенең бер төрен тапкан

Галимнәр Татарстанда дистә еллар эзләгән үсемлекне – төн миләүшәсенең бер төрен тапкан
Яшел чәчәкле төн миләүшәсе
Вадим Прохоров

КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының гомуми экология кафедрасы галимнәре кырда экспедициядә вакытта орхидеянең бер төрен – яшел чәчәкле төн миләүшәсен (любка зелёноцветковая) тапкан. Бу хакта «Татар-информ» журналистына кафедраның доценты, биология фәннәре кандидаты Вадим Прохоров әйтте.

«Бу орхидея күрше өлкәләрдә, Марий Эл, Чувашия, Киров өлкәсендә бар. Әмма Татарстанда аны беркемнең дә беркайчан да күргәне булмаган. Без аны дистәләгән ел эзләдек һәм таптык», – диде Вадим Прохоров.

Галим фикеренчә, язның иртә килүе һәм елның яңгырлы булуы уңай роль уйнаган, шулай ук уңыш елмаюын да читләтеп булмый, диде ул. Бу үсемлек 2026 елда чыгачак Кызыл китапка кертеләчәк. Сирәк үләннәр, хайваннар исемлеген туплый торган Кызыл китап ун елга бер чыга.

Вадим Прохоров бу үләнне табуны ачыш дип саный.

«Галимнәр өчен бу факт үзе зур бүләк. Кыр экспедициясе вакытында кафедрадан берничә хезмәткәр булды, безнең белән орхидолог – орхидеяләр белән шөгыльләнүче кеше – кафедра профессоры, биология фәннәре докторы Марина Борисовна Фардеева да бар иде. Ул яңа орхидея табуга бик куанды. Бу аның өчен иң зур бүләк», – диде Вадим Прохоров.

Марина Фадеева кыр экспедициясе вакытында төн миләүшәсенең биеклеген үлчи.

Фото: © Вадим Прохоров

Үсемлекне Казаннан ерак түгел – Лаеш районында тапканнар. Галимнәр төгәл урынын әйтми, чөнки урынын әйткән очракта, бу үсемлекне карарга, яки бакчасына күчереп утыртырга теләүчеләр булырга мөмкин. Ул урынны таптау, яки инде аны күчереп утырту сирәк үсемлекнең үлүенә китерергә мөмкин.

Яшел чәчәкле төн миләүшәсе – сәхләбчеләр (орхидные) семьялыгыннан, 30-45 см үсә торган күпьеллык үсемлек. Май-июньдә чәчәк ата, чәчәкләре аксыл-яшел төстә. Катнаш урманнарда, әрәмәләрдә очрый. Күп кенә төбәкләрнең Кызыл китабына кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100