Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Галимнәр Сабан туена бүләк җыю йоласына катнаштылар
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Казан урамнары аша узучы Сабантуйга бүләк җыю йоласында катнаштылар.
«Казаныбыз бу атнада борын-борыннан килә торган милли бәйрәмебез – Сабан туена җыена. Безнең Фәннәр академиясе дә тарихыбызны, борынгыдан килнән гореф-гадәтләребезнең, аларны уздыру тәртипләрен өйрәнә. Шул хезмәтләребезнең бер өлешен, экспедицияләрдә җыелган сөлгеләрне Сабантуйларда катнашып җиңүчеләргә бүләк рәвешендә бирәбез», – диде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин бүләк җыючыларны каршылаганда.
Галимнәр Сабан туе бүләге итеп Тукай энциклопедиясен, Фәридә Кудашева җырларыннан торган аудиоҗыентыклар, чиккән сөлгеләр һәм татар халык йолаларына багышланган китаплар тапшырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз