news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр режиссер Туфан Имаметдиновка «Идегәй» дастанын чыгарудагы ялгышларын күрсәтте

Галимнәр режиссер Туфан Имаметдиновка «Идегәй» дастанын чыгарудагы ялгышларын күрсәтте
Солтан Исхаков

26-27 гыйнварда Тинчурин театрында «Идегәй» дастанының премьерасы булды. Бүген «Татар-информ» агентлыгында оештырылган фикер алышуда галимнәр Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдиновны Идегәй темасын аз өйрәнүдә һәм дөрес консультантлар сайлый алмауда гаепләде.

«Мин тарихчы буларак тарихыбызны бозуны кабул итә алмыйм. Без Аксак Тимергә һәйкәл куйдырмас өчен бер ел көрәштек. Ә биредә Аксак Тимер яхшы итеп күрсәтелә. Бу әйберләр төзәтелергә тиеш», - диде Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр Үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев.

«Тарих институты бар, ИЯЛИ бар. Күпме китаплар чыга! Авырмы аларны карыйсы?! Бер консультантыгызның лекциясен күрдем – анда гыйлем юк», – диде ул.

Сүз Галимҗан Гыйльмановның «Ачык университет» проекты кысаларында Тинчурин театры артистларына лекция укуы хакында бара. «Татар-информ» Бөтендөнья татар яшьләре форумына мөрәҗәгать итеп әлеге лекцияләрне алды һәм кайбер өлешләрен фикер алышу барышында тәкъдим итте. Галимнәр әлеге лекциядәге төгәлсезлекләргә игътибар итте.

«Мин артистлар алдында «Идегәй» дастаны турында чыгыш ясадым. Минем консультантлыгым шуннан гыйбарәт. Гади тамашачы буларак спектакльне карадым – ошады. Тинчурин театрын моны ерып чыккан өчен рәхмәтле булыйк. Артистларга тәнкыйтькә игътибар итмәскә, әмма кирәк булган нәрсәләрне истә тотып үзгәртергә тәкъдим итәм», - диде икенче консультант буларак тәкъдим ителгән галим Дамир Исхаков.

«Спектакльнең асыл максаты үч алуга кайтып калган. Әллә сез залда Идегәйне белүчеләр утыра дисезме?! Спектакльне бу сюжетка утыртуны Туфанның табышы дип исәплим. Ләкин Галимҗан Гыйльманов гаепле дип Туфанны аклап бетермәс идем», – диде филология фәннәре кандидаты, фольклорчы галим Фәнзилә Җәүһәрова.

«Безнең әлбәттә, режиссер эшенә тыгылырга хакыбыз юк. Теләк кенә белдерә алабыз. Без бүгенге көндә тарихи белемсезлек белән очрашабыз. Театрда куелгач режиссер нинди акцентлар куя дип борчылу табигый хәл», – диде  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин. Ул мондый спектакль чыгаруы өчен Туфан Имаметдиновка рәхмәтләрен җиткерде.

«Гомер буе тәнкыйть сүзе ишетеп мин инде аңа күнеккән. Казанга кайтканнан бирле тәнкыйть тә тәнкыйть. Иммунитет бар. Әмма мин әйткәнне ишетә беләм. Гомер бер тамаша белән бетми. Алдагы елларда без башка тарихи әсәрләр белән дә эшләрбез. Ул кимчелекләрне бетерергә мөмкин булыр», - диде Туфан Имаметдинов галимнәргә рәхмәтен җиткерде.

  • Фикер алышуның тулы версиясе «Инетртат» сайтында чыгачак.
Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100