news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр организмны вакытыннан алда картайта торган эчемлекне әйтте

Оксфорд университеты галимнәре алкоголь организмның картаюын ничек тизләтүен ачыклаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Molecular Psychiatry журналында дөнья күргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, экспертлар атнасына биш бокалдан артык шәраб куллану теломерларны кыскартуын ачыклаган (Теломерлар - хромосома очларындагы биологик колпаклар, алар анда булган ДНКны зарарланудан саклый). Бу исә организмның картаюына турыдан-туры йогынты ясый.

Тикшеренү барышында галимнәр 245 мең кешенең мәгълүматларын анализлаган һәм атнасына 29 берәмлек алкоголь (бер берәмлек 10 грамм чиста алкогольгә яки 100 миллилитрга якын шәрабка тигез) кулланучыларның атнасына алты берәмлектән кимрәк исерткеч эчүчеләргә караганда теломерлар озынлыгы буенча бер-ике елга өлкәнрәк булуын ачыклаган.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, теломерларның кыскаруы һәм алкоголь куллану арасындагы элемтә атнасына 17 берәмлектән артык исерткеч эчүчеләрдә генә сизелгән. Теломерлар шулай ук яшь барган саен да кыскара, бу исә ДНКның зарарлануына китерә һәм Альцгеймер чире, диабет, йөрәк авырулары баш калкытырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100