news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр коронавирусның яңа штаммнары боланнардан таралырга мөмкин булуын фаразлый

Аргентина галимнәре коронавирусның «Гамма» дип аталган яңа штаммын йонлач броненосецларда тапкан. АКШта «Альфа» һәм «Гамма» штаммнары ак койрыклы боланнарда табылган. Галимнәр коронавирусның яңа төрләре кешеләргә дә күчәргә мөмкин булуын кисәтә. Вирус хәтта коронавирусның «омикрон» штаммы белән авырганнарга да йогарга мөмкин.

Белгечләр фикеренчә, ковидның кыргый җәнлекләрдә чыккан яңа куркынычрак вариантлары барлыкка килүенә игътибар итәргә кирәк.

«Яңа мутация барлыкка килгәч, төрләр арасындагы күчешләр була. Әгәр алар дәвам итсә, чыннан да, яңа мутацияләнгән «Гамма» барлыкка килергә мөмкин, ул куркыныч тудыра ала», –  дигән Мәскәү физика һәм технология институтының Сәламәтлек саклау күрсәткечләрен анализлау һәм сәламәтлек саклауны циффрлаштыру лабораториясе мөдире Станислав Отставнов. Аның бу фикерен «Известия» чыгарды.

Ә башка галимнәр фикеренчә, әгәр кешенең Covid-19 патогеныннан ниндидер иммунитеты бар икән, димәк аңа бу чир йокмаска тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot