news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр картлыктан дару уйлап чыгарган

АКШта организмның картаюын акрынайтырга яки хәтта кире борырга өметләнгән инновацион препаратларны тестлаштыралар, аларның тәэсирен этләрдә сынаганнар, дип хәбәр итә ABC7 телекомпаниясе. Бу хакта РИА Новости яза.

ММЧ мәгълүматлары буенча, препараттан эффектны инде үзләрендә ике өлкән яшьтәге эт — рак диагнозы куелган немец овчаркасы Зевс һәм артрит белән интегүче Ньюфаундленд Бенсон кичергән. Могҗиза-дарулар кабул иткәннән соң аларның сәламәтлеге күз алдында яхшырган, дип раслана. Даруларны сынауда барлыгы ун эт катнаша, ә нәтиҗәләр киләсе елда халыкка игълан ителәчәк.

Тикшеренүчеләр дару киләчәктә кешеләргә дә файда китерер дип өметләнә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot