Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Галимнәр: Җирне магнит давылы капларга мөмкин
Гамәли геофизика институты галимнәре 3 майда Җирне магнит давылы капларга мөмкин дип саный. Алар 1 майда Кояшта көчле кабынулар булуын әйтте, алар 41 минут дәвам иткән. Бу хакта ТАСС яза.
Кояшта кабынулар биш класска бүленә: A, B, C, M һәм X, рентген нурланышы куәтенә карап. Минималь класс - A0.0. Аңа Җир орбитасында 10 квадрат метрга 10 нановатт нурланыш керә. Әгәр дә куәт 10 тапкырга арта икән, нурланыш киләсе егәрлек классына күчә. Гадәттә, кабынулар кояш плазмасы чыгармасы белән бара. Аның болытлары Җиргә барып җиткәндә магнит давылларын китереп чыгарырга мөмкин.
Институтта шулай ук 30 апрельдә М классының өч кабынышы һәм С классының 8 кабынышы теркәлгән, дип сөйләделәр. Алар 38-45 минут дәвам иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз