Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Галимнәр: Җирдә температураның күтәрелүе җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин
Җирдә температураның күтәрелүе безнең планетада җитди климатик нәтиҗәләргә китерәчәк. Бу турыда берничә илдән климатологлар төркеме белдерә. «Российская газета» шул хакта яза.
Nature Communications журналы өчен язган мәкаләдә алар Җир климаты өчен төп дүрт табигый системаны: Атлантик агымнарны, Амазонканың тропик урманнарын һәм Арктика белән Антарктиканың бозлыкларын тикшерүләрен язган. Һәм, алар фикеренчә, әгәр бер өлеше генә бозылса да, бу «домино эффекты» китереп чыгарачак һәм планетада климатны «сындырачак». Алар хәтта вакыйгаларның мондый үсеше ихтималының процентын атады, ул - 45 процент.
Ләкин, тикшеренүчеләр раслаганча, «1,5 градус бусаганы узганнан соң, Җирдә уртача температура һәр 0,1 градуска күтәрелгәндә куркыныч артачак».
Галимнәр сүзләренчә, алар алган нәтиҗәләр агымдагы 10 елда атмосферага начар матдәләрнең чыгарылуының катгый кимүе «глобаль куркынычсызлык өчен хәлиткеч әһәмияткә ия» икәнен исбатлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз