news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр: Алтын Урда төрбәләрен ниндидер «башкорт ханнары» белән бәйләргә нигез юк

Тарихчылар фикеренчә, Идел буе һәм Урал төбәкләрендә ачыкланган барлык төрбәләр XIII-XV гасырларда Алтын Урданың төрле төбәкләрендә булган күп санлы төрбәләргә охшаш.

Галимнәр: Алтын Урда төрбәләрен ниндидер «башкорт ханнары» белән бәйләргә нигез юк
Чиләбе өлкәсе Варна авылы янындагы төрбә
Илнур Миргалиев

Казан һәм Уфа галимнәре Алтын Урдадан калган төрбәләрнең башкорт ханнарына катнашы булмавын белдерә.

12 октябрьдә Чиләбе өлкәсе Варна авылында «Идел-Урал, Кырым һәм Казахстанның урта гасыр төрбәләре: тикшеренү проблемалары» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы узган. Чарада Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, Башкорт дәүләт педагогия университетының баш фәнни хезмәткәре Владимир Иванов, Россия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең кече фәнни хезмәткәре Алексей Нечвалода катнашкан.

Мәгълүмат өчен: Башкортстанда кайбер төрбәләрне мөтәгалимнәр (псевдоученые), алар, имеш, башкорт ханнарыныкы булган дип яза.

«Идел буе һәм Урал төбәкләрендә ачыкланган барлык төрбәләр XIII-XV гасырларда Алтын Урданың төрле төбәкләрендә булган күп санлы төрбәләргә охшаш. Аларның Алтын Урда мәдәниятенә хас бердәм стандарт буенча төзелүенә шик юк. Бу һәйкәлләр барысы да утрак мөселман цивилизациясенең бер өлеше булып тора. Төрбәләрне ниндидер билгесез башкорт ханнары белән бәйләргә һәм аларны XVI гасырга кертергә нигез юк», – диелә түгәрәк өстәл утырышы резолюциясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100