Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимнәр 23 гыйнварда магнит давылы булачагы хакында кисәтте
Сишәмбе көнне Җирдә янә магнит давылы көтелә. Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты һәм Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Кояш-җир физикасы институты кояш астрономиясе лабораториясенең инфографикасында шуны күрергә мөмкин.
Билгеләп үтелгәнчә, Мәскәү вакыты белән 6.00-12.00 сәгатьләрдә көчле булмаган магнит давылы (G1 дәрәҗәсе – барлыгы биш дәрәҗә) көтелә. Озак вакытка исәпләнгән фараздан күренгәнчә (25 гыйнвардан 18 февральгә кадәрге чор), Кояшта мондый «кабынып китүләр» бүтән көтелми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз