news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәрнең халыкара төркеме бөтендөнья юлсызлык картасы төзегән – матбугат чаралары

Белгечләр бәяләвенчә, планетада юл булмаган 600 меңләп урын бар.

 (Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). Себер, Канаданың төньяк районнары, Бразилиянең шактый өлеше, төньяк Африканың бер өлеше, шулай ук Ява һәм Калимантан утраулары – экология мәсьәләсендә иң кыйммәтле юлсыз урыннар. “National Geographic” журналының соңгы санында халыкара галимнәр төркеме бастырган “Бөтендөнья юлсызлык картасы”нда шулай дип күрсәтелгән, диелә ТАСС мәгълүматында.

Анда якындагы юллар арасын 65-80 чакрымнан артык булган турылар зәңгәр төс белән бирелгән, 34-42 чакрым тәшкил иткәннәре – сары белән, 1 чакрым чамасы аралылары – куе кызыл белән. АКШның көнчыгыш һәм үзәк районнары һәм бөтен Европа куе кызыл төскә манылган. Тулаем алганда, белгечләр, Антарктида белән Гренландиядән кала, бөтен планета буенча юллар булмаган 600 меңләп урын булуын, алар саны даими рәвештә кими баруын белдерә. Ул урыннарның 9,3 проценты гына саклауда санала. Шул ук вакытта трассалар булмаган районнар гына биотөрлелек тәэминаты, елгалар агымы һәм климат сакланышы мәсьәләсендә әһәмиятле дип карала. 2050 елга кадәр глобаль күләмдә юллар 60 проценттан артык артуы шартларында биотөрлелек сакланышын югалтуга китермәскә тиешле районнар мәсьәләсендә кичекмәстән гомумдөнья стратегиясе эшләргә кирәк, дип саный тикшеренүчеләр. “Бөтендөнья юлсызлык картасы”н эшләүчеләр андый районнарның өстенлекле исемлеген төзеп, аларда юллар салуны чикләргә тәкъдим итә, диелгән ТАСС хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100