news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр яман шеш таралуны туктату ысулын тапкан

Тикшеренүчеләр CEMIP аксымының ялкынсыну молекулалары барлыкка китерүен ачыклаган.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Американың Корнелль университеты биомедицина тикшеренү үзәге һәм Нью-Йорк Пресвитериан хастаханәсе галимнәре баш миенә яман шеш күзәнәкләренең таралуына ярдәм итә торган CEMIP аксымының үзлекләрен ачыклаган. Тикшеренү релизы Medical Xpress порталында бастырылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Тикшеренүчеләр CEMIP аксымының кан тамырларын һәм резидент иммун күзәнәкләрне баш миенә яман шеш күзәнәкләрен метастазларга ярдәм итә торган ялкынсыну молекулалары барлыкка китерүен ачыклаган.

Хайваннарда үткәрелгән экспериментлар әлеге аксымны блокировкалау баш миенә метастаз тарату процессын тоткарлавын күрсәткән.

Онкологиядән үлемнәрнең күбесе яман шеш күзәнәкләре башка органнарга таралу аркасында килеп чыга. Баш миенә метастазлар таралу иң куркыныч очракларның берсе булып санала. Галимнәр күзаллавынча, CENP аксымына контроль медикларга яман шешне дәвалауда һәм аның үсешенә куркынычны фаразлауда ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100