news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр яман шеш китереп чыгара торган синдромны ачыклаган

Такоцубо кардиомиопатиясен кичергән кешеләрдә еш кына онкология авырулары ачыклана.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Еш кына яман шеш авырулары килеп чыгуына “яраланган йөрәк” синдромы (башкача әйткәндә такоцубо кардиомиопатиясе) сәбәп була. Моны Америка кардиологлары ачыклаган. Бу хакта Journal of the American Heart Association сайтына сылтама белән “Российская газета” яза.

Кисәк кенә йөрәк эшчәнлеге бозылуга кайгылы (мәсәлән, якын кешене югалту) шулай ук шатлыклы (мәсәлән, туй) вакыйгалар белән бәйле эмоциональ яки физик стресс сәбәп була. Тышкы билгеләре буенча, “яраланган йөрәк” синдромы йөрәк өянәген хәтерләтә: күкрәк өлешендә авырту барлыкка килә, йөрәк тибеше арта, тын кысыла.

Экспериментта катнашкан 1600 кешенең мәгълүматларын өйрәнгәч, табиблар такоцубо кардиомиопатиясен кичергән һәр алтынчы кешедә күпмедер вакыттан соң яман шеш барлыкка килүен ачыклаган. Әмма бу ике авыру арасындагы бәйләнеш әлегә тулысынча ачыкланып бетмәгән.

“Хафаланырга кирәкми, әгәр көчле тетрәнү кичергәнсез икән, бары тик организмыгызны тикшертегез”, - дип киңәш итә табиблар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100