news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр йөз елдан җәйнең ике айга диярлек озынаюын фаразлый

Юрий Переведенцев елдан-ел яз иртәрәк, ә көз соңарып килүе күзәтелгәнен әйтте.

Галимнәр йөз елдан җәйнең ике айга диярлек озынаюын фаразлый
Владимир Васильев

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Йөз елдан җәй ике айга диярлек озынаерга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Ул үзләренең кафедраларында яз һәм көз кайчан килүе, температуралар суммасы исәпләнүен әйтте.

“Язның 10 елга 1,5 көн тизлеге белән иртәрәк килүе күзәтелә. Бу очракта һава температурасы 0 градустан югарырак булуы турында сүз бара. Димәк, 100 елдан яз 15 көнгә иртәрәк киләчәк. Ә көз 10 елга уртача 3,5 тәүлек тизлеге белән соңарып килә. Бу тенденция сакланса, йөз елдан җәй ике айга диярлек озынаячак”, - диде профессор.

“Бөтендөнья метеорология оешмасы исәпләүләренә таянсак, июльдә һава температурасы 4 градуска югарырак булырга тиеш. Кыш хәзерге вакыттан да 7 градуска югарырак булырга мөмкин дип фаразлана”, - диде Юрий Переведенцев.

news_right_1
news_right_2
news_bot