news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр Универсиада объектлары төзелеше шартларында Казансуның хәле турында сөйләште

Галимнәр Универсиада объектлары төзелеше шартларында Казансуның хәле турында сөйләште

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Фәннәр академиясендә «Казан шәһәре эчендә 2013 ел Универсиадасы объектлары төзелеше шартларында Казансу елгасы» дигән темага «түгәрәк өстәл» утырышы үткәрелде.

ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, профессор Венера Латыйпова рәислегендә барган әлеге сөйләшүдә ТР ФАнең Экология проблемалары һәм табигатьтән файдалану институты, КДУ, КДГПУ, КДТУ (КАИ) кебек республикадагы әйдәп баручы югары уку йортларының экология, биология, гидрология кебек фәннәр белән шөгыльләнүче галимнәре катнашты.

Аерым алганда, анда ТР ФАнең Экология проблемалары һәм табигатьтән файдалану институтының фәнни эш буенча директор урынбасары Рифгат Шаһидуллин яр буйларында уңайлыклар булдыру-матурлау һәм гидрохимик характеристикалар; шул ук фәнни институтның биомониторинг лабораториясе мөдире Олег Аськеев Казансуның Казан шәһәрендә биологик төрлелек барлыкка килүдәге роле һәм гидрология лабораториясе мөдире Асия Горшкова Казансу елгасында су ресурслары формалашу темаларына чыгыш ясадылар.

Казан дәүләт университетының биология факультеты деканы Рушан Сабиров Казансу елгасы ярында Универсиада объектлары төзелеше проектына биологлар карашы; шушы ук университетның география һәм экология факультеты деканы, Россия экология академиясе әгъза-мөхбире, география фәннәре докторы Олег Ермолаев Казан халкының экология мәсьәләләрендә кайгыртучанлыгы һәм территориаль планлаштыру; тагын әлеге факультетның ландшафт экологиясе кафедрасы профессоры, Россия экология академиясе академигы, профессор Николай Торсуев Казансу яры буенда кеше өчен уңайлыклар булдыру-матурлау эшләре барышында геоэкологик проблемалар хакында сөйләде. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының биоэкология кафедрасы доценты, ТР ФА карамагындагы экология проблемалары буенча гыйльми Совет әгъзасы Елена Минакова Казансу елгасы суының пычрану дәрәҗәсе һәм антропоген йөкләнеше; Казан дәүләт техник университетының (КАИ) химия һәм инженерлык экология кафедрасы мөдире, Россия экология академиясе әгъза-мөхбире, география фәннәре докторы, профессор Александр Глебов Казансу ярында уңайлыклар булдыру-матурлау проблемасына инженер-эколог карашы; «ТР ГЕО-ЦЕНТР фәнни-производство берләшмәсе» дәүләт унитар предприятиесе генераль директорының әйләнә-тирә мохиткә мониторинг үткәрү буенча урынбасары Юрий Бубнов Казансу ярын юдырганда була торган гидроэкологик проблемалар белән таныштырдылар.

 Җыеп кына әйткәндә, «түгәрәк өстәл» утырышында чыгыш ясаучылар Казансуның уң як ярында Универсиада объектлары төзү, яр буйларын матурлау һәм кешеләр өчен уңайлыклар булдыру буенча үткәрелә торган чараларның әлеге елгага йогынтысы-тәэсире уңай булачак, елга агымы иске агымы турысына якынрак китереләчәк һәм агым тизлеге артачак, биредә сүз барган уң як яр буендагы сазлыклар бетәчәк, су җыелып тору нәтиҗәсендә санитария таләпләренә туры килмәгән күренешләр юкка чыгачак кебек башка уңай фикерләр булып, утырыш резолюциясенә түбәндәге тәкъдимнәрен керттеләр.

Иң мөһиме, федераль һәм региональ дәрәҗәдәге табигать саклау органнарына антропоген йөкләнешле Казансу елгасы торышына системалы рәвештә экологик контроль булдыруга игътибар бирергә; Казансу елгасы бассейны һәм аның түбән агымындагы табигать комплексларының 2013 ел Универсиадасы объектлары төзелеше шартларында экологик бәяләнеше һәм объектив фаразланылуы буенча тикшеренүләргә галимнәрне һәм фәнни тикшеренү, белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белгечләрен киңрәк җәлеп итәргә. Утырышта катнашучылар, 2013 елда уздырылачак Универсиада объектлары төзелеше барышында мөмкин булган экологик проблемалар буенча киңрәк фикерләшү максатында, 2010 елның мартында Казанда «ЭКОполис-Казан» региональ фәнни-гамәли конференция уздыру инициативасы белән чыктылар

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100