Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимнәр татарның милли үзенчәлеге тел белүгә генә нигезләнмәгән дип саный - Г. Шәрипова
Галимнәр бүгенге татар кешесе татарча сөйләшмәскә дә мөмкин булуын таныйлар, ди Мәдәният министры урынбасары.
(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова әйтүенчә, галимнәр кешенең милли үзенчәлеге аның килеп чыгышына бәйле дип саныйлар. Бу хакта ул Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотоконкурсында катнашучыларны бүләкләгәндә белдерде.
Билгеле булганча, әлеге проект инде өч ел дәвамында “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)” дәүләт программасы кысаларында оештырылып килә.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова программаның асылын аңлатып болай диде: “Программа фәнни юнәлеш белән дәвам итәчәк. Ул Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты белән берлектә эшләнә, камилләштерелә, ягъни, татар халкының милли үзенчәлеге проблемасына фәнни яктан якын киленә. Галимнәребез милли үзенчәлек, аерым алганда, татар кешесенең милли үзенчәлеге, тел белүгә генә нигезләнмәгән диләр. Бүгенге татар кешесе татарча сөйләшмәскә дә мөмкин. Аның татарлыгы нидә соң? Безнең галимнәребез бүгенге татар кешесе үзенең татарлыгын чыгышында күрә дип әйтәләр. Мин – татар, әти-әнием татар, бабаларым татар, алар борынгы татар җирләрендә яшәгәннәр дип исәпли бүгенге татар кешесе".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз