news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр тарихта калган музыка уен коралларын халыкка кайтарырга хыяллана

Казанда “Татарларның музыка уен кораллары: үткән, бүген, киләчәк” күргәзмәсе оештырылды.

Галимнәр тарихта калган музыка уен коралларын халыкка кайтарырга хыяллана
Рамиль Гали

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарның музыка уен коралы совет чорында уйланганча, өчәү генә түгел, алар күп һәм тагын да табыла тора. Халкыбызның бу хәзинәсен ничек тә яңадан халыкка кайтарасы, аларны галимнәрнең фәнни эшләрендә һәм коллекционерларның тупланмаларында гына калдырмыйча, күбрәк яңгаратасы иде.

Казанда төрки халыкларның традицион мәдәнияте мәсьәләләренә багышланган халыкара фәнни конференция кысаларында оештырылган “Татарларның музыка уен кораллары: үткән, бүген, киләчәк” күргәзмәсендә шушы фикерләр ассызыкланды.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тырышлыгы белән оештырылган бу күргәзмә берничә сәгатьлек итеп кенә оештырылган иде. Башкача була да алмый, чөнки нигездә экспонатлар профессор һәм композитор Рәгъде Халитов, "Сорнай" фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев, баянчы, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле оркестры җитәкчесе Рәшит Мостафин, сәнгать фәннәре кандидаты, фольклорчы галим Геннадий Макаров, гөсләче Гәрәй Мәгъсүмҗанов кебек талантлы музыкантларның шәхси коллекцияләрендәге уен кораллары. Алар Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәрләренең үтенече буенча уен коралларын алып килеп конференция кунаклары өчен күргәзмә оештырырга ризалашкан фидакарь затлар. Монда бернинди страховкалар турында сүз бармый – барысы да милләт һәм милли сәнгать хакына.

Күргәзмәгә чама белән моннан 800 ел элек ясалган булырга мөмкин уен коралы – археологлар Казан Кремле территориясеннән тапкан таш сыбызгы да куелган иде.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова күргәзмәне ачканда аларга рәхмәтләрен җиткереп: “Безнең борынгы уен коралларын җыю белән шөгыльләнүче кешеләребез бар. Бу даими күргәзмә түгел, бу сезнең хакка гына оештырылган күргәзмә, - диде конференциягә катнашучыларга”.

Күргәзмәгә экспедициядә булганда төшереп алынган кулланылышта булган уен кораллары фоторәсемнәре дә урнаштырылган иде.

“Биредәге уен кораллары - алар үткән эпохаларның ядкәрьләре һәм без аларны өйрәнеп, халкыбызның тарихын, шул исәптән этногенез проблемаларын да өйрәнә алабыз, - диде күргәзмәнең кураторы – сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Каюмова.

Уен кораллары тупланмаларына ия булган музыкантлар конференциягә катнашучыларны үз хәзинәләрендәге гөслә, таш сыбызгы, кубыз, төңгер һәм төрледән-төрле гармуннар белән таныштырдылар. Үзешчән музыкант һәм гөсләләр ясаучы Мари Эл остасы Гәрәй Мәгъсүмҗановның гөсләдә уйнавы, Рәгъде Халитовның укучысы Дамир Габдрахмановның борынгы тынлы уен коралларында уйнавын күргәзмә кунаклары хуплап каршы алды.

Иртәгә “Үзгәреп торучы дөньяда төрки халыкларның традицион мәдәнияте” исемле Халыкара фәнни конференция үз эшен секция утырышларында дәвам итәчәк һәм конференциягә йомгак ясалачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100