news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр: төнге сменада эшләү хатын-кызларда яман шеш китереп чыгарырга мөмкин

Тикшеренүләр күрсәтүенчә, төнлә эшләүчеләр арасында әлеге авырулар 19 процентка күбрәк булган.

Галимнәр: төнге сменада эшләү хатын-кызларда яман шеш китереп чыгарырга мөмкин
Рамиль Гали

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). Төнге сменада эшләүче хатын-кызлар тире, ашказаны кайнату органнары һәм күкрәктә яман шеш авыруларына ешрак дучар була. Бу хакта РИА “Новости” Cancer Epidemiology, Biomarkers & Prevention журналларына сылтама белән җиткерә.

Сычуань провинциясе университеты (Кытай) галимнәре экспериментында төрле ил һәм континентлардан дүрт миллион хатын-кыз катнашкан. Шуларның 114 меңләбе онкология корбаннары булган.

Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, төнге график белән эшләүчеләр арасында әлеге авырулар 19 процентка күбрәк булган. Алар тире, ашказаны кайнату органнары һәм күкрәктә яман шеш авыруларына дучар булган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot