Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимнәр тәмәке тартуның тагын бер куркыныч ягын ачыклады
Никотинга бәйлелек психик авырулар килеп чыгу ихтималын арттыра.
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Тәмәке тарту рухи чирләр барлыкка килү куркынычын арттырырга сәләтле булып чыкты. Бөек Британия генетиклары шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта Psychological Medicine журналына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Берләшкән Корольлекнең 500 меңнән артык кешесенә ДНК анализы ясалган. Шуннан чыгып, тикшеренүчеләр никотинга бәйлелектән җәфа чигүчеләрнең шизофрения һәм хроник депрессия корбаннарына әверелүе ике тапкыр ешрак булуын ачыклаган.
Моннан тыш, кагыйдә буларак, шизофрения һәм депрессия белән интегүчеләр психик авырулар булмаган кешеләргә караганда күпкә ешрак тәмәке тарткан.
Галимнәр фикеренчә, «никотин серотонин һәм дофамин – баш миенең ике мөһим сигнал молекуласы эшчәнлеген боза». Нәкъ менә шушы нейромедиаторлар шизофрения һәм депрессия үсешенә йогынты ясый.
- «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек тәмәке һәм кальян тартучылар инфарктка ике-өч тапкыр ешрак дучар була, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз