news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр су өчен түләүләрне киметү ысулын тапкан

Пенза тикшеренүчеләре эшләнмәсе насос двигательләрен әкрен генә җибәрүне һәм туктатуны көйләүне тәэмин итә.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Пенза дәүләт университеты галимнәре су биргәндә югалтуны киметү һәм аның өчен түләүләрне азайту ысулын тапкан. Бу хакта «Российская газета» яза.

Белгечләр чиста су бирү дәрәҗәсен көйләүнең һәм агып киткән суның автоматик системасын булдырдылар. Ультратавыш ярдәмендә җайланма резервуарларда су дәрәҗәсен билгели һәм идарә пультына мәгълүматларны тапшыра.

Моннан тыш, эшләнмә насос двигательләрен әкрен генә җибәрүне һәм тукталышын көйли ала. Бу гидравлик бәрүне булдырмаска мөмкинлек бирә.

Нәтиҗәдә, су агу һәм электр энергиясен югалу куркынычы кими. Бу, үз чиратында, су өчен түләү бәясе азаюга китерергә тиеш, дип билгеләп үтә басма.

Идея авторлары шулай ук, аны гамәлгә кертү энергия чыгымнарын 90 процентка киметәчәк, дип саный. Концепция Пенза шәһәре водоканалы хезмәткәрләре тарафыннан патентланган һәм хупланган.

«Җитәкчелек алмашыну сәбәпле, әлегә эшләнмәне гамәлгә кертергә өлгермәдек, шулай да яңа елда без моңа ирешә алырбыз дип өметләнәбез», – дип аңлатты Пенза дәүләт университетының электр энергетикасы һәм электротехника кафедрасы мөдире Василий Ашанин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100