news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр шикәр авыруыннан саклануның гади ысулын атады

Белгечләр сүзләренчә, төнлә артык тирләү һәм ачык төшләр күрү авыруның көтелмәгән бер билгесе.

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). Атнасына ике минут бик интенсив тренировкалар ясау икенче типтагы шикәр авыру барлыкка килүне кисәтә. Моны Шотландиянең Абердин университеты галимнәре ачыклаган. Бу хакта “Медикфорум” сайты яза.

Тәҗрибәдә шикәр авыруы барлыкка килү куркынычы зур булган артык авырлыктан интегүчеләр катнашкан. Алар сигез атна дәвамында, атнасына ике мәртәбә велотренажерда шөгыльләнгән. Алар алты секундлык ун тренировка ясаган.

Тәҗрибәдә катнашучыларның йөрәк-кан тамыры системасының халәте яхшырган һәм кандагы шикәр чистару бәрабәренә инсулинга сизгерлек арткан.

Галимнәр әйтүенчә, кыска вакытлы интенсив тренировкалар көн саен яртышар сәгатьлек уртача физик активлык кебек үк файдалы.

news_right_1
news_right_2
news_bot